7 июньдә «Татнефть» ГАҖ корпоратив университеты базасында «Үзгәрешләр чорында HR директор» темасы буенча Татарстан Республикасының VI Гамәли HR конференциясе узды.
Чарада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, Саклык банкы ГАҖ «Татарстан Банкы» персоналы белән идарә итү буенча HR-партнер Светлана Кокотеева, Cornerstone персонал сайлау буенча компания партнеры Ольга Ворошилова, һөнәри белем бирү проблемаларын өйрәнү үзәге директоры Ольга Олейникова һәм ICL Services инновацияләр комитеты җитәкчесе Тимур Кайданный катнашты.