Социаль хезмәткәрләр бәйрәме алдыннан яшьләр үзәге базасында «Игелек белән тулсын Күңел» дигән концерт булды.
Игелекле һөнәр ияләрен хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары, Башкарма комитет һәм ветераннар берләшмәләре җитәкчеләре хөрмәтләде.
Тантаналы чарада район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. Ул бәйрәм белән котлады һәм бүләкләү тантанасын үткәрде.