Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Ямаши һәм Кузай авылларында капиталь ремонттан соң амбулаторияләр ачылды
2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе
Шәһәрдә генә түгел, авылларда да күркәм үзгәрешләр булып тора.
Бүген генә дә Ямаши һәм Кузай амбулаторияләрендә капиталь ремонт тәмамлану уңаеннан тантаналар булып узды.
Кешенең иң зур байлыгы – сәламәтлек. Өлкәннәр әйтмешли, майламасаң, карап тормасаң да машина да йөрми. Сәламәтлек тә үзе турында кайгыртуны сорый. Шөкер, соңгы елларда райондагы медицина учреждениеләренә дә игътибар артты. Фельдшер-акушерлык, амбулатория участокларына капиталь ремонт ясау, яңалары төзелү шул хакта сөйли.
Ямаши авылы шәһәрдән читтә урнашкан, 1 сәгатькә якын юл. Шуңа күрә авылдагы табиблык амбулаториясе – авырып киткәндә һәркемнең төп ышанычы, таянычы. Авылда 1979 елга кадәр участок шифаханәсе булган. Аннан соң ул амбулатория итеп үзгәртелгән. Бүгенге бина 1980 елда төзелгән. Ямашилылардан тыш ул районнан читтә яшәгән тагын алты торак пункт кешеләренә медицина ярдәме күрсәтә. Аңа Борискино, Шөгерчә, Новотроицк авылларындагы ФАПлар да беркетелгән.
– Ремонт бик кирәк иде, – диде Ямаши амбулаториясе мөдире Нурия Усманова. Сүз уңаенда, Казанда медицина университетын тәмамлап, башкалада ике ел хезмәт куйганнан соң ул авылга узган ел “Земский доктор” федераль программасы буенча эшкә килгән. – Хәзер безгә, хезмәткәрләргә генә түгел, мөрәҗәгать итүчеләр өчен дә шартлар уңай, бүлмәләр, якты, заманча. Чынлап та, зур бәйрәм бүген. Мондый программалар булуга без бик шат.
Амбулаториядә суүткәргечләр, электрүткәргечләр, ишекләр алыштырылган, сантехника да инвалидларга уңайлы итеп үзгәртелгән, стеналар, ишекләр буялган, кафель, линолеум җәелгән, каравыл-янгын сигнализациясе урнаштырылган һәм башкалар. Подряд оешмасы “Капитал-строй” һәм түбәне ремонтлаган “Стройкомплектация” җәмгыятьләренең эшкә намуслы караулары күренеп тора.
Авыл халкының һәм район җитәкчелегенең “Ямашнефть” идарәсенә, өлеш керткән һәркемгә рәхмәте зур. Капиталь ремонтка республика бюджетыннан бүлеп биргән 2 миллион сумга “Ямашнефть” идарәсе дә 160 мең сум өстәгән һәм әлеге акчага түбә төзекләндерелгән. Ил төкерсә, күл була, диләр. Авылның эшмәкәрләре дә читтә калмаган. Мисал өчен, Александр Тимофеев территорияне әйләндереп алу өчен койма ясаган.
Ямашилыларның шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Мәҗит Салихов Әлмәтнең республикадагы барлык программаларда да актив катнашуын билгеләп үтте, “Татнефть” компаниясенең дә кешеләрнең сәламәтлекләре турында кайгыртуын, биналарны ремонтлаудан тыш, медицина җиһазлары алуда да зур ярдәмен ассызыклады.
Авыл өлкәннәре форсаттан файдаланып, рәхмәт белән бергә гозерләрен дә җиткерергә ашыкты.
- Амбулаториябезнең яңаруына барыбыз да шатланабыз. Кабинетлар, стеналар искиткеч. Бездә дә хәзер шәһәрдәге кебек, – диде Валентина Сотникова. – Кардиолог кирәк безгә. Кварталга бер генә булса да авылга килеп тикшерсә, яхшы булыр иде. Стоматологка да ихтыяҗ зур.
- Чишелә торган сорау бу, – дип җавап бирде аңа район башлыгы.
Кузай участок шифаханәсе янында да байтак халык җыелган иде. “Ниһаять, безгә дә үзгәреш җилләре килеп җитте” , – дип сөенә алар. Әлеге шифаханә 15 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Табиблар һәр атнаны авылларга чыгалар. Хезмәт күрсәтүдәге 3000 гә якын кешенең 580 е балалар. Кузай шифаханәсе бай тарихлы. Аның хакында тарихи чыганакларда 1864 елда ук искә алына. Бу чорда Кузай шифаханәсе Акташ, Троицк, Ерсубай волостьларына хезмәт күрсәткән. 1974 елда сафка бастырылган 75 койкага исәпләнгән 2 катлы типовой бинаның тулаем мәйданы 1400 квадрат метр. Стационар икенче катта урнашкан, ә беренче кат амбулатория ролен үти. Капиталь ремонт барышында амбулатория бүлмәләре башкача үзгәртелгән. Шулай ук суүткәргеч, канализация, җылылык системалары, электрүткәргечләр алыштырылган һәм башка эшләр башкарылган. Республика бюджеты Кузай шифаханәсенә 5 миллион сум акча җибәргән. Биредә ремонтны “9 нчы төзү монтаж идарәсе” җәмгыяте ясаган.
Амбулаториядә 3 табиб, 12 шәфкать туташы һәм башкалар хезмәт куя. Авыл халкы аларны мактады, югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүләрен әйтте. Араларында күптәннән эшләүчеләр дә байтак. Мисал өчен, шифаханәнең баш табибы Петр Назаров, табибә Миләүшә Гыйрфановаларның Кузайдагы эш стажлары өч дистә елдан артык.
Тагын шунысы игътибарны җәлеп итте, Кузай шифаханәсендә даруханә дә урнашкан. Ул ташламалы шартларда дарулар да җибәрә. Авылда 47 кеше федераль һәм 37 кеше төбәк ташламасына ия икән. Кирәкле даруларга заявканы Интернет аша да бирергә була. Шәһәрдәге үзәк даруханә барлык ФАПларга да аларны үзе китереп бирә.
– Ташламалы дарулар авыру кешеләргә каралган. Автобуска утырып Әлмәткә даруга йөрүләре бик авыр. Мондый даруханәнең үзебездә генә булуының өстенлеген, кулайлыгын аңлый торгансыздыр. Шәһәргә барасы юк. Мин үзем инсулин, протафан, кан басымыннан дарулар алам. Уңайлыклар тудырганнары өчен рәхмәттән башка сүз юк, – диде авылда яшәүче Гөлсинә Гафиятуллина.
Әлмәт районы буенча быелгы капиталь ремонт программасына кертелгән Бута, Яшьләр бистәсе, Нагорное, Ерсубайкино, Новоникольск, Чуваш Сәрәне, Тихоновка авылларындагы ФАПларда һәм менә аларга өстәп Ямаши, Кузайкино медицина учреждениеләрендә эшләр тәмамланды. Киләчәктә дә ремонт аңа итыяҗ булган һәммәсенә дә килеп җитәр, иншалла. Программалар гына эшләсен.
Ирина Апачаева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз