6 июнь көнне, традицион көндезге форматта, район һәм шәһәр оешмалары, предприятиеләре, хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында Әлмәт муниципаль районының атналык планеркасы булып узды.
Традиция буенча, планерка туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне хөрмәтләү белән башланып китте. Район башлыгы Тимур Нагуманов Яңа Никольский авыл җирлеге башлыгы Гөлгенә Кәримованы һәм Борискино авыл җирлеге башлыгы Җәмил Илаловны да котлады.