Бөек Ватан сугышы башлану көне алдыннан яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү һәм Советлар Союзы герое, Брест крепосте сакчысы П.М. Гаврилов турында тарихи истәлекне саклау максатыннан, Татарстан Республикасының Питрәч районы Әлвидино авылында, 2022 елның 18-19 июнендә дүртенче тапкыр "Элбэдэн" хәрби уеннары» тарихи реконструкция фестивале узачак.
Фестивальдә Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән хәрби-тарихи клублар катнашачак. Аны үткәрү барышында Брест крепостеның героик оборона битләре торгызылачак.