Бүген Әлмәт муниципаль районында терроризмга каршы комиссиянең һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә комиссия эшендә хокук саклау органнары җитәкчеләре, Башкарма комитет һәм Советның җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, югары һәм урта белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.