Соңгы елларда Әлмәттә триатлон спорты аеруча популяр төргә әверелде.
Бүген 1 июньдә Балаларны яклау көнендә инженерлык лицее базасында триатлон буенча укыту-тренировка җыеннары башланды. Җыеннар Әлмәт шәһәре хакимияте, «Татнефть» хәйрия фонды, Әлмәт районы мәгариф идарәсе һәм инженерлык лицее администрациясе ярдәме белән үткәрелә.