Марат Җәббаров: Татарстанда чәчү эшләре 91% ка төгәлләнгән

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда чәчү эшләре 91% ка төгәлләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров  хәбәр итте.

Спикер билгеләп үткәнчә, бөртекле культуралар — 94% ка, шикәр чөгендере — 97% ка, кукуруз — 76% ка, көнбагыш — 92% ка, рапс һәм бәрәңге - 83% ка һәм 67% ка чәчелгән. Бүгенге көндә чәчелгән территорияләрнең гомуми мәйданы 1,7 млн. га тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International