Шәһәрдә һәм районда 11 меңнән артык инвалид гомер кичерә. Аларның 300 гә якыны коляскада хәрәкәт итә. Моңа кадәр алар шифаханәләргә, төрле хезмәт күрсәтелә торган учреждениеләргә керә алмый, хәтта кайберләре үз подъездларыннан да чыга алмый иде. Ниһаять, федераль һәм республиканың “Һәркем куллана алырлык тирәлек” программалары аларга үзләрен башкалар белән тиң хис итәргә мөмкинлек бирде. Программа 2011 елдан эшли башлады һәм аңа безнең төбәк объектлары – беренче елны мәшгульлек үзәге, перинаталь үзәк белән балалар һәм үзәк район шифаханәләре, узган ел социаль яклау идарәсе, 3 нче шәһәр поликлиникасы, музыка көллияте, Р. Фәхретдин урамындагы 59 һәм 63 нче йортлар (биредә нигездә начар күрүчеләр яши) кертелде. Үзгәрешләргә инвалидлар ихластан сөенде. Байтак урында коляскада йөрүче һәм начар күрүче инвалидлар өчен махсус җәяүлеләр юлы, барлык таләпләргә җавап бирүче пандуслар ясалды. Хәзер, мисал өчен, үзәк шифаханәдә инвалидларга кабинеттан кабинетка йөрергә кирәкми, кабул итү беренче катта гына оештырылды. Табиб-белгечләр тикшеренүләр үткәрү өчен үзләре әлеге кабинетка чакырыла. Ә инде өстәмә тикшерү уздыру соралганда авыруны лифт белән кирәкле катка күтәрәләр. Санитар бүлмәләр дә инвалидларга уңайлы сантехника белән җиһазландырылды. Программага кертелгән объектларның барысында да бүген барлык уңайлыклар тудырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районның үзендә дә 2002 елдан алып инвалидларның социаль инфраструктура объектларына тоткарлыксыз үтеп керә алуын тәэмин итү буенча программа эшләнеп һәм расланып килә.
– Беренче елны эш катлаулы булды, чөнки безнең өчен яңа әйбер иде бу, – диде Ирина Просвирякова. – Узган ел исә без башка төбәкләр элек алынмаган өлкәләрне дә керттек. Мәсәлән, торак фондларны, юлны аркылы чыгу урыннарын инвалидларга яраклаштыру буенча эш алып барылды. Аннан кайбер эшләрне кыш көне туктатып торырга туры килде. Ләкин вакыт көтми, без программаны тәмамларга, ябарга тиешбез.
Эшләр төгәлләнгән төгәлләнүен, ләкин экономияләнгән акчаларны үзләштерергә кирәк икән әле. Бу акчалар бары тик инвалидлар мәнфәгатенә кагылышлы җиһазлар алуда, бу юнәлештәге эшләр башкаруда гына тотылырга тиеш. Киңәшмәдә нигездә сүз әнә шул хакта барды. Сөйләшүгә Әлмәттән тыш тагын 7 районнан килгәннәр иде. Подрядчыларның һәрберсе тыңланды, проблемалары уртага салып тикшерелде. Очрашуда катнашкан “ГИСУ” начальнигы урынбасары Илдус Насыйров, Сәламәтлек саклау министрлыгы идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Фәнис Исхаков, “БизнесСтройПроектИнвест” ҖЧҖ генераль директоры Алексей Ловушкин да аларга киңәшләрен бирде.