Быел Әлмәт дәүләт нефть институтын 995 студент тәмамлады

2013 елның 26 июне, чәршәмбе
Шуларның 74 е кызыл диплом ияләре.

Булачак нефтьчеләрне район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов котлады. Ул АГНИ елъязмасының шәһәр тарихы һәм “Татнефть” белән тыгыз бәйләнгән булуын, меңләгән квалификацияле белгечләрнең нефть төбәге тарихын язуын ассызыклады. Институтны тәмамлаучыларның 95 проценты укуын тәмамлау белән эшкә урнаша. Яшь белгечләрне шулай ук “Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев котлады. Бу уку елында компания иң яхшы диплом проектына бәйге игълан иткән иде. Тантанада аның җиңүчеләрен дә акчалата премия һәм электрон корпоратив университетның махсус билгесе белән бүләкләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International