30 майда Әлмәт муниципаль районының барлык район активы катнашында атналык планерка булды.
Узган атнаның иң мөһим вакыйгаларының берсе-Татарстанда санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясау. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның шәһәр округлары һәм муниципаль районнары арасында санитар-экологик икеайлык җиңүчеләренә сертификатлар тапшырды.