Татарстанда урманнарда янгын чыгу мөмкинлегенә әзер тору режимы эшли

2013 елның 26 июне, чәршәмбе
Урманнардагы янгыннарны сүндерү машиналары кизү тора

Явып үткән яңгырлар Татарстан урманнарындагы вазгыятькә тәэсир итә алмады.

Куркыныч урман зоналарында ведомство учреждениеләре хезмәткәрләрен һәм РФ ЭЭМ республиканың муниципаль районнары буенча территориаль органнары хезмәткәрләрен җәлеп итеп, патруль тору көчәйтелгән, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Урман аша уза торган федераль трассаларда һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юлларында, урманнарда килеп чыккан янгынга каршы чара күрү өчен, янгыннарны сүндерү машиналары кизү тора.

Исегезгә төшерик, Татарстанның бер өлешендә, Универсиада 2013 уздырылу сәбәпле, 1-20 нче июль көннәрендә янгынга каршы махсус режим кертелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International