Бүген «Римера-Алнас» базасында Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең һәм оешмаларының яшь белгечләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы башланды.
Конкурста катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов, «Римера» АҖ операцион директоры Максим Баранов сәламләде.