2022 елның 26-28 маенда «Римера» компанияләр төркеменә керүче «Римера-Алнас» ҖЧҖ базасында Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең һәм оешмаларының яшь белгечләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак.
Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы администрациясе вәкилләре, «РИМЕРА» компанияләр төркеме җитәкчеләре катнашачак.