Әлмәттә эшмәкәрләргә ярдәм итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2013 елның 25 июне, сишәмбе
Эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме – Әлмәт башкарма комитетында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

Җирлекнең кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуда республика Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме департаменты җитәкчесе урынбасары Сергей Болотаев һәм “Татарстан Республикасы гарантия фонды” директоры Җәүдәт Әхмәнов эшмәкәрлеккә ярдәмгә юнәлдерелгән республика программалары, өстенлекләре һәм үзенчәлекләре белән таныштырды. Алар сүзләренчә, узган атнадан “Лизинг-грант”, “Инновацион-грант”, “Кластер-гранты”, технологик үзгәрешләр һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар һәм хезмәткәрләрне укыту чыгымнарына субсидия кебек программалар буенча гариза кабул итү башланган. Сүз уңаенда, Әлмәтнең 8 предприятиесе “Татарстан гарантия фонды” булышлыгы белән кредит һәм башка финанс чыганакларына ия булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International