20 майда Әлмәттә Инженер лицее базасында цифрлаштыру елы кысаларында Almet Digital Art фестивале узды.
Almet Digital Art та цифрлы карарлар эшләү буенча тагын бер бәйге – «Tatar Hack» хакатоны булды. 7-11 сыйныф укучылары һәм урта һәм югары уку йортларының 1-2 курс студентлары, командаларга берләшеп, биремнәрне үтәделәр һәм үз эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр.