Бүген 20 майда Әлмәткә эш визиты белән «Перспектива24» делегациясе килде.
Эшлекле очрашуның темасы Әлмәт районында торак төзелешен үстерү буенча хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турындагы Меморандумга кул кую булды.
Имзалау «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә узды.