Белүебезчә, Рәмзия әле бик оста бии дә, акробатика буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен дә йөртә. Үз балалары – улы Артем (16 яшь) һәм кызы Арина (13 яшь) белән хаклы рәвештә горурлана, тормыш иптәше Виталийны яратуын да яшерми. Эш урынында да хезмәттәшләренең ихтирамын казанган, җитәкчелек тарафыннан игътибар, ярдәм тоеп, бөтен күңелен биреп хезмәт куя. «Перинаталь үзәге булган Әлмәт шәһәр балалар шифаханәсе»нең баш табибы урынбасары Тамара Черемисина гадәти булмаган планеркада тантаналы шартларда Рәмзия Охотинаны зур җиңүе белән тәбрикләде һәм бөтен коллектив исеменнән аңа фидакарь хезмәте, дәүләт дәрәҗәсендә танылуы өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Елның иң яхшы табибларын бүләкләү һәм аларга дипломнар белән сертификатлар тапшыру тантанасы Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховлар катнашында үтте. Иң яхшы табибларга бирелгән премия аларга алга таба тагын да камилләшү өчен көчле стимул, башкаларга үрнәк алу өчен өлге, хезмәтләре алдында баш ию өчен сәбәп булып торсын иде.