Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәттә 5 ай эчендә үлгән кешеләрне теркәүнең 5 процент өлеше вакытында башкарылмаган
2013 елның 24 июне, дүшәмбе
Бишмунча муниципаль берәмлегенә караган элеккеге Гөлбакча авылының гамәлдә булмаган зиратында санкцияләнмәгән каберлек барлыкка килгән.
Мәрхүмнең соңгы теләген үтәп булса кирәк, якыннары аны шунда кайтарып күмгән.
Мәетне урнаштырып, закон таләбендә күрсәтелгән 3 көн узгач кына үлем фактын Казан ЗАГСларының берсендә теркиләр. Күмелгән урыны Әлмәт районы буларак күрсәтелгәнгә, әлеге факт бу хакта хәбәрдар булмаган әлмәтлеләрне кара исемлеккә өсти. Моннан тыш, Әлмәт авылларының берсендә шулай “тавышсыз-нисез” барлыкка килгән каберне казып, мәетне тәгаенләргә туры килгән очрак та теркәлгән. Боларны Әлмәт ЗАГС идарәсе җитәкчесе Резедә Заһретдинова үлемне вакытында дәүләт теркәвенә багышланган очрашуда әйтте. Анда авыл җирлекләре башлыклары, “Ритуаль хезмәт” вәкиле катнашты.
Үлемне дәүләт теркәвен закон кушканча, үлгән көннән яки мәетне тапканнан соң өч көн дигәндә башкарырга кирәк. Шулай булмаганда бу кагыйдә бозып, пенсия, пособие кебек түләүләрнең билгеләнүенә сәбәп була. ЗАГС идарәсе мәгълүматларынча, районда мәетне җирләп 5 ел узгач кына рәсмиләштерү очраклары ачыкланган. Димәк, биш ел дәвамында мәрхүмнең пенсиясен, башка төрле түләүләрен кемдер үзләштергән булып чыга.
2012 ел башында Әлмәттә үлем очракларының 14 %ы вакытында теркәлмәве ачыкланган булса, сәламәтлек саклау учреждениеләре, авыл җирлекләре һәм ритуаль хезмәтләр белән уртак тырышлык нәтиҗәсендә ел ахырына ул 4 процентка кадәр төшә. Быелның узган чорында вакытында теркәмәү очракларының артуы күзәтелгән. Чагыштыру өчен, былтыр 985 актның иллесе вакытында теркәлмәгән. Аппак, Кичүчат, Урман Кәләе, Яңа Кәшер, Новотроицк, Рус Акташы, Иске Суркин авылларында күзәтелгән хәл бу. Шәһәр зиратларында да мондый җитешсезлекләр бар. Быел Әлмәт районы һәм шәһәре территориясендә белешмәсез күмүнең 36 очрагы ачыкланган инде.
Проблеманы ничек хәл итәргә? Резедә Заһретдинова зиратның зур капкасы бикләнсә, күмү тәртибе турында мәгълүмат тактасы булса, ул, һичшиксез, хәл ителәчәк, дигән фикердә.
– Республикада теркәүне 100 процент закон таләбенә тәңгәл башкаручы районнар бар. Мисал өчен, күрше лениногорскилылар. Моңа ирешү өчен берничә шартны үтәү җитә: үлем очрагында милиция чакырырга, медицина учреждениесенә хәбәр итәргә кирәк. Без медицина белешмәсен кешенең үлгән көнендә үк алырга (экспертиза уздыру зарури очракларда башлангыч белешмә дә ярый) һәм тиз арада ЗАГС органнарына килергә киңәш итәбез. Биредә рәсмиләштерү 15 минут вакыт алачак (идарә җитәкчесе әйтүенчә, Әлмәттә вакытында теркәлгәннәрнең 49 проценты үлгән көнгә туры килә). Мәетне күмәргә килгәндә туганнарның кулында медицина белешмәсе һәм үлемне дәүләт теркәве турында акт булырга тиеш.
Кайгылы башка мәшәкать димәгез, соңыннан мәеткә алда телгә алынганча “ау” башланырга мөмкин.
Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз