Әлмәттә Универсиада уты кабынды

2013 елның 21 июне, җомга
Универсиада уты дөньяның 5 кисәгендә, 51 шәһәрендә булып, 2013 факел йөртүченең куллары аша үтеп, 104 000 км юл үтә. Бүген әлмәтлеләр дә шушы тарихи вакыйганың шаһитлары һәм катнашучылары булдылар. Әлеге вакыйгалар Әлмәт шәһәре елъязмасына тарихи һәм истәлекле чаралар буларак язылып калачак. Быел үзенең оешуына - 60, Татарстан нефте табылуга - 70 ел тулу билгеләп узылачак юбилейлар елында калабыз Бөтендөнья студентлар уеннары символы булган Универсиада утын кабул итте. Факелны йөртү өчен район һәм шәһәрнең горурлыгы булган, хезмәттә, спортта зур уңышларга ирешкән 33 кеше сайлап алынды. Күрше Лениногорск районыннан Универсиада утын Әлмәт нефть институты каршысында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Н. Гирфанов кабул итте. Ул үзенең чыгышында Әлмәтнең башкалабыз Казаннан кала студентлар шәһәре булуын, Универсиада утының нефть төбәге өчен төп кадрлар әзерләүче Нефть институты каршыннан башлануы очраклы түгел икәнлеген ассызыклады, барлык әлмәтлеләрне бүгенге бәйрәм белән котлады.

100 метр арадан соң, факелны “Нефтяник” хоккей клубы генераль директоры Җ.М. Насретдинов кабызды. Универсиада утының 6 нчы күчеш ноктасында 100 метр араны районның ветераннар Советы рәисе, легендар шәхес 86 яшьлек В.Ф. Хуҗәхмәтов узды. Ленин урамы буйлап эстафетаны дәвам итү хокукы җиңел атлетика буенча спорт мастеры М.М. Поповага, каратэ буенча Европа беренчелеге призеры А. В.Утукинага, волейбол буенча Россия чемпионы И.Р. Рауповка, милли көрәш буенча Европа чемпионы Р.Р. Синякаевка һәм башка танылган спортчыларга бирелде. Ленин урамы 42 нче йорт янындагы 12 нче тукталышта факелны “Әлмәт” шәһәре муниципаль учреҗдениесе башкарма комитеты җитәкчесе Н.А. Богданчиков, алга таба район Советының Аппарат җитәкчесе Р.А. Шәйхаттаров кабул итеп алды.

Тарихи вакыйгадан нефтьчеләребез дә читтә калмады. 17 нче факел йөртүчеләр булып “Ямашнефть” идарәсе җитәкчесе В.В. Смыков старт алды. Эстафетада катнашучылар Нефть институты яныннан “Панорама” сәүдә үзәкләрен узып, политехник техникум янынан нефтьчеләр мәйданына кадәр 4 км ара уздылар. Шунысы куанычлы, шәһәрдә һәм районда яшәүче бер генә кеше дә әлеге тарихи вакыйгадан читтә калмаган, күрәсең. Универсиада уты сәяхәт иткән 4 км ара кешеләрдән төзелгән тере коридорларга әверелгән иде. Нефтьчеләр мәйданы яындагы соңгы ноктада факелны Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов кабул итте һәм сәхнәдә торган олы кәсәдә Универсиада утын кабызды.

- XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары символы булган Универсиада утын Әлмәттә кабул итүебез белән бик горурланабыз, чөнки бу ел безнең өчен олы юбилейлар белән үзенчәлекле. Әлмәт республикабыз районнары арасында үзенең спортчылары белән дә дан тота. Күрсәтелгән ышаныч, булдырылган мөмкинлекләр өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә рәхмәт, - диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Тантанада катнашкан ТР Куркынычсызлык Советы секретаре В.В.Власов чараның Әлмәт этабын массакүләм төстә, югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен район җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде һәм Универсиада уты эстафетасының истәлекле факелын тапшырды.

Әлмәттән соң Универсиада уты Сарман районына юл алды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International