30 апрель көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Әлмәт муниципаль районының урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды.
Бакчага нигез салуда шәһәр халкы, предприятиеләрнең яшь хезмәткәрләре, эко-активистлар һәм студентлар катнашты. 2 гектар урман кишәрлегендә, ике йөздән артык кеше 9000ләп нарат үсентесе утырттылар.