26 апрельдә мәшгульлек үзәге базасында банк һәм бизнес вәкилләре очрашуы булды.
Биредә санкцияләр шартларында кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, үзмәшгуль гражданнарны эшкә урнаштыру шартлары, авыл хуҗалыгы һәм фермер тармакларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.