Бүген Әлмәттә туган тел көненә һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган бәйрәм узды.
Бөек татар шагыйре һәйкәле каршындагы мәйданда иртә таңнан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары аның шигырьләрен укыдылар. Тантаналы чаралар Әлмәт татар драма театры актерларының театральләштерелгән тамашаларыннан башланды.