25 апрельдә Әлмәт муниципаль районының барлык оешма, предприятие, хезмәт җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында атналык планерка булды.
Гомумшәһәр өмәсе узган атнаның төп вакыйгаларының берсе булды. Территорияләрне чистартуга 9600дән артык кеше чыкты. Җыештыруда муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре, волонтерлар, шәһәр ТИҮ, мәктәп укучылары, идарәче компанияләр, эшмәкәрләр һәм шәһәр предприятиеләре катнашты. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 2024 куб. метр чүп кабул ителгән.