20 апрельдә Әлмәткә эш визиты белән Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов килде. Ул район башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә «Нур» психологик-педагогик ярдәм үзәген дә карадылар.
Шулай ук Тимур Сөләйманов Тимур Нагуманов белән бергә Әлмәт районының яшьләр сәясәте тармагы вәкилләре белән очрашу үткәрде.