Үлгәннәрнең каберен бел һәм чистарт

2013 елның 19 июне, чәршәмбе
“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел ”– ди халык мәкале. Каберләр, зиратны чистартып тору якты дөньядан китеп барган якыннарыбызга ихтирам күрсәтү белән беррәттән, бик зур санитар –экологик проблема да булып тора. Берничә ел элек, аеруча татар зиратларының хуҗасыз булып, ташландык урынга әйләнүе район һәм шәһәр җитәкчелеген, мөхтәсибәтне катгый чаралар күрергә этәрде. Әлмәт муниципаль районында инде менә 5 елдан бирле “Хәтер атнасы” кысаларында зиратларны чистарту чаралары уздырыла. Ел дәвамында аларны карап тору, коймалар тоту, каравылчыларга түләү һәм башка эшләргә җирле бюджеттан 1 млн 373 мең сум акча бүленә. Әлмәт районында 9 зират исәпләнә. Бигәштә–1 нче, РТС та – 2 нче, Яр Чаллы шәһәренә чыкканда – 6 нчы мөселман зиратлары, ДСРК да –3 нче , Югары Мактаманың әйләнмәле юл боҗрасында –5 нче, Иске Шөгер трактында – 7 нче православие зиратлары, 1 нче мәктәп янында солдатлар зираты, Тихоновка һәм Урсала торак пунктларында урнашкан.

Агымдагы елда шәһәребездә юбилей чаралары көтелгәнлектән, ул “Хәтер айлыгы” итеп үзгәртелде. Чистарту эшләре 15 июньнән башлап 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Елдагыча, зират территорияләре квадрат метрлап мәйданны һәрбер оешма һәм предприятиегә бүлеп бирелгән. Алар үзләренә беркетелгән территориядәге каберләрне корыган үләннәр, куаклардан арындыралар, аннары сукмакларга өеп куелган чүп– чар полигонга чыгарыла. Әлеге барлык эшләр Торак – коммуналь хуҗалык департаменты тарафыннан контрольдә тотыла.

17 июльдән күп кенә оешмалар бу изге һәм саваплы гамәлләрне башладылар инде. 3 көн дәвамында 2 нче мөселман зиратында “Әлмәт торба заводы”, АЗУЭС , “ТатАИСнефть” ҖЧҖ, 3 нче православие зиратында “СМП– Нефтегаз”, “Татспецтранспорт”, “Әлмәт җылылык челтәре”, Тихоновка зиратында “Татнефтегазпереработка” үзләренә беркетелгән территорияләрдә тәртип ясадылар. РТС тагын 2 нче мөселман зиратында да эш тукталып тормады. Мәйданы зур булганлыктан, биредә тәртип урнаштыру 11 предприятиегә бүленгән. Шуларның икесе –УПТЖ ППД һәм “ТатАИСнефть” ҖЧҖ хезмәткәрләре билгеләнгән вакытка эшкә чыкканнар. УПТЖ ППД ның әйдәүче инженеры Шамил Әхмәтов сүзләренә караганда, бүген биредә 20 кеше эшли. Үзләренә беркетелгән зират территориясен чистартуга хезмәткәрләр бик җаваплы карыйлар, эштән авырыксынмыйлар. Соңыннан килеп рәхмәт әйтүчеләр дә булгалый. “ Безгә кадәр эшләгән, яшәгән кешеләр яталар бу җирләрдә. Күбесенең инде туганнары да таралып беткәндер. Зиратларны шәһәрнең бер өлеше дип карыйбыз,”– ди ул.

“ТатАИСнефть” нең участок начальнигы Николай Девяткин эшчеләрне производстводан аерып, өмә ясарга алып килүләрен билгеләп узды. Нигездә, ирләрдән торган бригада балталар белән коралланып, чардуган эченә кереп үскән, инде бөтен кабернең өстен каплап алган куаклардан арындыралар. Быел әлеге мәсьәләләгә аерым игътибар бирелә, план буенча куакларны кисү каралган.

Торак – коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Илдус Вәлиханов билгеләп узганча, узган елда зиратларны чистартуда 960 тан артык кеше катнашкан, 190 машина чүп– чар чыгарылган. Быел әлеге сан күпкә артык булыр дип көтелә. Зиратларда биек булып үскән топольләр иң авыр хәл ителүче проблемаларның берсе. Аларның күбесен махсус техникадан башка күтәрерлек тә, алырлык та түгел. Ә зиратның бөтен җиренә дә авыр машиналар белән керү мөмкин булмаган эш.
Илдус Котдусович ассызыклап узганча, зур комачаулык тудыручы агачларның кайсысын кисү– кисмәү белгечләр белән бергәләп хәл ителәчәк.
Үзем зираттан кайтам, үзем уйланам. Гәүдәләре туфрак астында калса да, җаннары күктә бит үлгән кешеләрнең. Туганнары, якыннары була торып та, предприятиедән җибәрелгән җиде ятларның, каберләрне чистартып, чүп – чардан арындырганнарын күреп, белеп җаннары әрнидер әрвахларның. Шуңа күрә дә, тормыш мәшәкатьләрен бер якка куеп, үлгәннәрнең каберләрен барласак, карасак иде. Кабер өстен чүп– чардан арындырып, сукмакка өеп куйсак та, эшләүчеләргә мәшәкать кимер, гел хуҗасызга әйләнгәннәрне карарга күбрәк вакыт калыр иде. Исәннәрнең үлгәннәр алдындагы изге бурычы бу. Үлгәннәрнең каберләрен белик һәм чистартыйк.

Фәрдия Хәсәнова
“Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International