Бүген Кичүчат авылында районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе - «Кичүчат» ҖЧҖ базасында язгы кыр эшләре алдыннан традицион агроконференция узды.
Конференция эшендә район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, районның төрле хезмәтләре вәкилләре һәм журналистлар катнашты.