26 майдан 28 майга кадәр Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак.
Конкурсны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм «РИМЕРА» компанияләр төркеме оештыра.