11 апрельдә Әлмәт муниципаль районының барлык оешма, предприятие, хезмәт вәкилләре һәм җитәкчеләре катнашында атналык планерка булды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, 15 апрельдән «Безнең ишегалды» программасы буенча 2023 елга республика ишегалларын төзекләндерү федераль программасы кысаларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү объектлары өчен онлайн-тавыш бирү башлана. Республика халкына республиканың барлык шәһәр һәм районнарында 204 җәмәгать пространствосыннан һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча 3 меңнән артык йорт яны территориясеннән өстенлекле проектларны билгеләргә кирәк булачак.