21 июнь - Универсиада уты Әлмәттә

2013 елның 18 июне, сишәмбе
Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары! 21 июнь көнне сез тәүге тапкыр искиткеч зур вакыйга шаһитлары була алачаксыз!

Нефтьчеләр башкаласына Казанда үткәреләчәк 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының төп символы – Универсиада уты килеп җитәчәк. Ут эстафетасы 17 сәгать 30 минутта Әлмәт дәүләт нефть институты мәйданчыгыннан старт ала. Факел йөртүчеләрнең маршруты Ленин урамының буеннан-буена үтәчәк, аннан Төзүчеләр проспекты буйлап барып Нефтьчеләр мәйданында төгәлләнәчәк. Нәкъ менә шушы урында калабыз җитәкчеләре, спортчылар һәм абруйлы кунаклар катнашында Әлмәттә Ут касәсен кабызу тантанасы булачак. Әлмәтлеләрне кабатланмас күңелле бәйрәм тамашалары көтә!

Шулай итеп, 21 июньдә 17 сәгать 30 минутта Сез уникаль вакыйгада катнаша һәм Универсиада утыннан кабызылган касә фонында фоторәсемгә төшә алачаксыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International