Бүген Башкарма комитетта Район Башлыгы Тимур Нагуманов район активы белән гомумшәһәр планеркасы үткәрде.
Планерка барышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков доклад белән чыгыш ясады, ул 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык турында сөйләде. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк, ә 23 апрельдә һәм 14 майда беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча өмәләр узачак.