Ләкин әле барысы да ал да гөл түгел. Берәүләр җыештырганда икенчеләрнең чүпләүләре дә күзәтелә. Ике ай эчендә шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата 300 дән артык административ беркетмә төзелгән. 31 материал шәһәр прокуратурасына җибәрелгән.
Рейдлар вакытында санкцияләнмәгән чүплекләр дә ачыкланган. Шулай ук җир астындагы коммуникацияләр белән бәйле эшләр башкарылганнан соң өслек тәртипкә китерелмәгән, кабаттан асфальт җәелмәгән урыннар да бар әле. Димәк, тынычланырга иртәрәк. Өстәвенә алда безне бәйрәмнәр көтә.
– Юбилейлар якынлаша. Аларда кунаклар да күп булачак. Шәһәр тагын да матур, чиста булсын өчен бөтен көчне куярга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Мәҗит Салихов предприятие, уку йортлары җитәкчеләренә, ТОСМС мөдирләренә, идарәче компанияләргә. Ул сүз уңаенда әлмәтлеләрнең Казанда Универсиадага әзерлек эшләре алып баруда да нәшат катнашуын ассызыклады. Көн саен калабыздан һәм районнан 200-300 әр кеше футбол стадионын җыештырырга барды. Безнең шәһәр махсус рейтингта өченче урынны алып тора. Бу 16 миллион сумлап акча дигән сүз. Әлеге акча калабызга спорт мәйданчыклары төзү өчен бүлеп биреләчәк.