Бүген Әлмәт Кванториумында Әлмәт шәһәр төзелеше Советының икенче утырышы булды, ул хәзер яңартылган форматта эшли.
Утырышта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов, район башлыгы Тимур Нагуманов һәм шәһәр Советы әгъзалары катнашты. Алар шәһәрне төзекләндерүгә кагылышлы җиде мәсьәлә буенча фикер алыштылар.