Укытучы - иң катлаулы һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе.
Бу - зур сабырлык, җаваплылык һәм үз укучыларыңа һәм үз эшеңә карата зур мәхәббәт таләп итә торган сСәләт. Шуңа күрә чын укытучы - ул шәхес, язмыш төзүче.
Педагоглар турында сүз юкка гына бармый. 28 мартта Әлмәтнең лаеклы педагогы Алевтина Суворова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.