“Татнефть” ААҖ канаты астында эшләп килүче бу команда – республикада алдынгылар сафында. Татарстанда уздырылган күпсанлы турнирлар җиңүчесе, 2012 елдагы Россиянең сәнәгый тармаклары спорт клублары IX фестивале лауреаты, шул ук елның җәендә Анапада спорт комплекслары һәм физик культура клублары арасында Россия чемпионы булган “Нефтяник” илебез делегациясе составында Болгариядә беренче әйләнештә Франция, Израиль, Белоруссия, Алжир командалары белән көч сынашты.
Әлмәт шәһәре волейбол федерациясе рәисе Николай Певцов сүзләренчә, ир-егетләрнең барысы да нефть чыгару тармагының төрле өлкәләрендә хезмәт куя, волейбол белән күптән шөгыльләнә. Һәвәскәрләр урынына профессиональ спортчыларны алу мөмкинлеге булса да (ярышларда рәсми титуллары булмаган уенчылар катнаша ала), федерациядә Россия чемпионатында хәләл көчләре белән җиңү яулаганнар гына барырга тиеш дип карар кылалар. Волейболчылар беренче өчлеккә эләгергә дигән ният белән юлга чыга, ләкин алтын медаль белән кайтасыларын уйларына да китерми.
– Егетләребезнең булдыклы икәненә шигем юк минем, – ди Әлмәт волейбол федерациясе рәисе Николай Певцов. – Аларның төрле дәрәҗәдәге күпсанлы җиңүләре профессионалларга каршы торырдай икәнен исбатлый. Шулай да дөньякүләм уеннарда кем белән очрашасын, аларның әзерлеге ни дәрәҗәдә икәнен алдан белеп булмый бит.