22 марттан 25 мартка кадәр шәһәрнең һәм Әлмәт районының барлык мәктәпләрендә 1-11 сыйныф укучылары өчен «Интернетта куркынычсызлык» темасы буенча «Саннар дәресе» үткәрелде.
16-нчы номерлы мәктәп базасында 10-нчы сыйныф укучылары өчен "Саннар дәресе"н Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Цифрлы үсеш буенча урынбасары Рифнур Камалов үткәрде.