Бүген «Нефтьче» мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Ел саен 25 мартта мәдәниятне саклаучылар һәм булдыручылар – музей һәм китапханә хезмәткәрләре, театр эшлеклеләре, концерт оешмалары, иҗат коллективлары һәм бию студияләре, мәдәният йортлары, шәһәр һәм авыл клублары белгечләре, үзешчән сәнгать коллективлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.