13-14 июньдә район башлыгы шәһәр службалары җитәкчеләре белән берлектә кала микрорайоннары буенча сәяхәт кылды, ишегаллары торышын тикшерде.
Дистә елдан артык эшләп килүче ТОСМСларның башкарган гамәлләре санап бетергесез: кайчандыр каралмаган, яшелләндерелмәгән, төзекләндерелмәгән ишегаллары хәзер көлеп тора – юллар салынган, агачлар утыртылган, балалар мәйданчыклары урнаштырылган, һәрберсендә хоккей тартмачыклары бар, мәктәпләр, балалар бакчалары яңартылган һ.б. Ел дәвамында алар микрорайонда яшәүчеләр өчен бәйрәм чаралары уздыруны да оештыра, алар ветераннарга да таяныч. ТОСМСларның ярдәмен халык та тоя, шәһәр җитәкчелеге исә аларга рәхмәтле. Ни дисәң дә, бюджет акчаларын бар җиргә дә җиткереп булмый, ә ТОСМСларның баш предприятиеләре ел дәвамында үз хисапларына биләмәләрне карап, ялт итеп тота.
Комиссия барлыгы 24 ТОСМСта булды. Аларны бер көндә генә урап чыгу мөмкин түгел. Шуңа да сәяхәт ике көнгә сузылды.