Әлмәткә Якутиядән кунаклар килде

2013 елның 14 июне, җомга
Калабызга Якутиянең өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары һәм аларның урынбасарлары килде.

Якутия делегациясенең Әлмәттә булуы узып барышлый гына түгел. Алар Татарстан­га мәгарифне үстерү буенча максатчан федераль программа кысаларында квалифи­кацияләрен күтәрү һәм стажировка узу өчен килгән. Стажировка калабызның “Ме­неджер” мәктәбендә оештырылган. Якутлар балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә дә булды. Кунакчыллык – әлмәтлеләргә хас сыйфат. Бу юлы да кунакларны җырлап, чәкчәкләр белән каршы алдылар.

Экскурсия барышында мөгаллимәләрнең кулыннан фотоаппарат төшмәде, барысын да фотосурәткә төшерергә тырышты алар, исәпләре – туган якларына кайткач әл­мәтлеләр эшчәнлеге белән башкаларны да таныштыру иде. Татарстанда бердәнбер булган балаларның уникаль техник иҗаты музее аеруча сокландырды. Балалар көй­мә, лайнерларның ниндиен генә ясамаган: борынгылары да, заманчалары да бар монда. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, машиналары, хәрби техника, авиамодельләр – ба­рысы да безнең балаларның түземлелек күрсәтеп, фантазияләрен эшкә җигеп ту­дырган иҗат җимешләре. Пионерия музеенда Әлмәттәге пионер үсеше тарихы ту­лысы белән чагылдырылган. Кунакларның барысы да тормышның бу этабын узган ке­шеләр булып чыкты. Шулай булса да әлеге музей да аларда зур кызыксыну уятты. Ник дигәндә, пионерия бетсә дә, аның елъязмасы, күркәм традицияләре дәвам итә. Районда балалар иҗтимагый оешмасында 15335 укучы исәпләнә. Аннан тыш “Содру­жество”, “Росинка”, “Вега”, балалар Думасы эшли.

Делегация экология һәм табигатьтән файдалану департаментының, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, “Юннатик” экология-биология берләшмәсенең филиа­лы булган Табигать йортын һәм башкаларны да карады.

Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге җәйге каникуллар вакытында лагерь оештыра. “Карусель” лагере эшчәнлеге, балалар белән аралашу шулай ук уңай тәэсирләр кал­дырды. Ә менә бассейн, суда балык кебек оста йөзүче балалар аларда ак көнләшү тудырды. Өстәвенә биредә ике бассейн!

Балаларга өстәмә белем бирүче күпфункцияле үзәк кунакларның күңеленә хуш кил­де. Аларның әйтүенчә, Саха (Якутия) республикасының да өстәмә белем бирү сис­темасы киң. Анда 124 учреждение санала, шул исәптән дүртесе республика дәрә­җәсендә. “Бездә дә барлык юнәлешләр үсештә. Милли гамәли төргә һәм сәнгати-эс­тетик тәрбиягә аеруча зур игътибар бирелә. Җыр һәм бию белән шөгыльләнүче 15 тән артык балалар берләшмәсе Россиянең үрнәк балалар коллективы статусына ия. Спортка җәлеп итү, экологик тәрбия шулай ук өстенлекле юнәлешләрдән санала”, – диде алар.

Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International