Озак тәнәфестән соң Әлмәт шәһәр төзелеше Советы үз эшен яңартылган форматта башлап җибәрде.
Район башлыгы Тимур Нагуманов һәм шәһәр Советы әгъзалары шәһәрне төзекләндерүгә кагылышлы унике мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Шулай ук ZOOM буенча Экспертлар – Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов һәм Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина чакырылган иде.