Әлмәтле үзен наркоконтроль хезмәткәре итеп танытып җиңел генә акча эшләргә уйлаган

2013 елның 14 июне, җомга
Әлмәт районы буенча эчке эшләр бүлегенә бер яшь кеше мөрәҗәгать итеп, билгесез адәмнең, үзен дәүләт наркоконтроль хезмәткәре итеп танытып, аннан акча даулавы турында хәбәр итә.

Егет аңа 10 мең сум бирергә өлгергән була инде, хәзер тегесе тагын 70 мең сум таләп итә икән.

Хокук сагында торучылар ачыклаганча, 24 яшьлек әлеге егет ризыкны өйгә китереп бирү өлкәсендә эшли. Чираттагы заказ буенча ул күрсәтелгән адреска аны илтергә бара. Аны баскыч мәйданчыгына ук чыгып көтеп торган клиент ризык салынган капны кулына алуга аннан ак порошок салынган төргәк тартып чыгара. Үзен дәүләт наркоконтроль хезмәткәре итеп танытып, ул бөтен нечкәлекләренә туры китереп тикшерү үткәрә: төргәкне үзенә ала, беркетмә төзи һәм егеттән берничә урынга кул куюын сорый. Бу вакытта таныклык-мазарын күрсәтми һәм пүнәтәйләр дә чакырмый. «Тикшерү» төгәлләнгәннән соң егеткә «мәсьәләне беркетмәсез хәл итәргә» тәкъдим ясый. Шул ук көнне яшь кеше әйтелгән сумманы китереп тә бирә.

Күпмедер вакыттан соң кырыгалдар егеткә кабат шалтырата һәм эшкә тулысынча нокта кую өчен тагын 70 мең сум кирәк булуын әйтә. Юкса фатирыңда тентү үткәреп, тагын да җитдирәк наркотиклар табулары ихтимал дип куркыта. Менә шуннан соң гына «капкынга» эләгүен аңлаган егет полициягә мөрәҗәгать итәргә була. Кырыгалдарны акчаны алган вакытта тоткарлыйлар. Ул мошенниклык өчен өч тапкыр хөкем ителгән, юридик белемгә ия булган 29 яшьлек әлмәтле булып чыга.

Хәзерге вакытта ул кулга алынды, җинаять эше кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре аның тагын бер җинаятькә катнашы барлыгын ачыкладылар. Узган елның мартында ул автомәктәпкә урнаштырырга вәгъдә итеп бер ир-аттан 25 мең сум акча алган һәм юкка чыккан була.

"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International