16 мартта эшкуарларга ярдәм итү чараларының актуаль мәсьәләләренә кагылышлы Zoom-конференция узды. Очрашу ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов чыгышыннан башланды.
Очрашуның чит ил спикеры - Шанхай офисының Eclipse Trading технологик сәүдә фирмасы директоры Марат Баһаветдинов. Компаниянең вакыт белән сыналган үз электрон сәүдә платформасы бар. Эшмәкәрләр бүгенге көндә Кытайда бизнес-мөмкинлекләр һәм кыенлыклар, Кытайдан логистика һәм китереп торуларны оештыру турында белделәр.