15 мартта Әлмәт шәһәре Башкарма комитетының зур залында сәламәтлек саклау идарәсенең Әлмәт муниципаль районы буенча киңәйтелгән медицина советы узды.
Намуслы хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе өчен ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте, ӘМР Советының һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән Әлмәт районы медицина оешмаларының табиблары бүләкләнде.