Әлмәттә начар күрүчеләр һәм өлкәннәр өчен “Параолимп” фитнес-үзәге ачылды

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе
Хәзер Әлмәттә начар күрүчеләргә һәм сукырларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен тренажер заллары эзләп әллә кая барасы юк – “Әлмәт “Көньяк-Көнчыгыш” реабилитация-производство предприятиесе” ҖЧҖ бинасында алар өчен “Параолимп” фитнес-үзәге ачылды.

Башта ук шуны билгеләп үтәсе килә, үзәктә сәламәтлекне ныгыту өчен барлык шартлар тудырылган, заманча спорт җиһазлары белән тәэмин ителгән тренажер залы, физиотерапия кабинеты ясалган. Шулай ук сауна, душ кабиналары җиренә җиткереп эшләнгән. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен киенү-чишенү бүлмәләре дә бар. Бинаны реконструкцияләү һәм ремонтлау буенча бик зур эш башкарылганлыгы ярылып ята. “Әлмәт “Көньяк-Көнчыгыш” реабилитация-производство предприятиесе” ҖЧҖ директоры Валерий Кузнецов әйтүенчә, мондый үзәк ачу күптәнге хыял булган. Уртак тырышлык белән ул, ниһаять, тормышка ашырылган. “Арслан” фирмасы бу юлы да ремонт эшләрендә сынатмаган. Ә “Радиоприбор” заводы заманча, экономияле, кыйммәт торучы яктырткычлар белән ярдәм иткән. Сүз уңаенда, әлеге яктырткычлар производство корпусына да куелган. Болардан тыш предприятие 2012 һәм 2013 елларда ике грант откан. Татарстанның Икътисад министрлыгыннан алынган 400 мең сум спорт җиһазларына тотылса, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан кергән 100 мең сумга медицина җиһазлары сатып алынган.

Җитәкче фитнес-үзәкне предприятиенең хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән яңа бүлекчәсе дип атады. Бу урында сукырларның безне ничә еллар инде сыйфатлы матраслар, мендәр, юрганнар, махсус эш киемнәре һәм башкаларны тегеп шатландыруын да билгеләп үтәсе килә. Предприятиедә яңа технологияләр дә үзләштерелгән. Кыскасы, эшләүчеләрне физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр димәссең.

Үзәк ачылу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та килгән иде. Ул шәһәрдә әйләнә-тирәлектән инвалидлар да куллана алсын өчен чаралар күрелүен искәртте.

Безнең районда 11 меңнән артык инвалид яши. Аларның 3880 е эшкә яраклы яшьтә, 1128 е балачактан инвалид. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өйдә генә утырырга тиеш түгел, алар да сау-сәламәт кешеләр файдалана торган хезмәтләрдән кулланырга хокуклы. Инвалидларның рухларына гаҗәпләнерлек һәм сокланырлык. Күңел төшенкелегенә бирелмичә, күбесе актив тормыш алып бара. Кайсылары иҗат белән мавыга, кул эшләрен үз итүчеләр дә бар. Шул ук сукырларның тегү машинасы артында утыруларына сокланмаслыкмыни?! Спорт белән шөгыльләнүчеләр дә бихисап. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда да җиңүләр яулый алар. Мисал өчен, якташыбыз – ике аягы да булмаган Рамил Илалетдинов чаңгыда узышу һәм биатлон буенча Россия чемпионы, дөнья кубогына ярышлар призеры.

Әлбәттә, җиңүләр яулау өчен шөгыльләнү кирәк.

– Без төрле ярышларда катнашабыз. Элек тренировкалар башка җирдә үтә иде. Хәзер беркая да барасы юк, эштән соң рәхәтләнеп монда гына шөгыльләнергә була. Без бик шат, – диде җәмгыятьнең тент производствосы эшчесе Александр Антонов.

Дөрес, фитнес-үзәк хезмәтләре түләүле. Предприятие хезмәткәрләренә ташламалар каралган. Ләкин, шуңа да карамастан, ачылган көнне үк спорт җиһазларының берсе дә буш түгел иде. Димәк, әле безне алда да җиңүләр шатландырачак.

Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International