Татарстан Республикасы халкын татар телендә язылган атамаларда һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча Конкурс игълан ителә: • элмә такталарда, • мәгълүмат табличкаларында, • топографик билгеләмәләрдә, • юл күрсәткечләрендә, • торак йортларның аншлагларында.
Конкурс Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы базасында үткәрелә.