Әлмәттә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

9 мартта Әлмәткә эш визиты белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдерахманов килде.

Алар район башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә Әлмәт шәһәренең урам-юл челтәре объектларын карадылар.

Аннары шәһәр Башкарма комитетында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Анда шулай ук Башкарма комитетның җаваплы кешеләре, район прокуроры, район эчке эшләр бүлеге начальнигы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International