Сүз уңаенда, 10 июньнән Совет урамыннан алып “Әлмәт-Урсай” автоюлына кадәрге юлда да ремонт башланды. “Татнефть” компаниясе бу җәһәттән 14,472 миллион сум өлеш чыгарган.
Урсалы да безне күңелле үзгәрешләр белән каршы алды. Бистә халкы элек юл булмаудан еш зарлана иде. Ниһаять, аларның теләкләре тормышка аша башлаган. Бахорин һәм Колхоз урамнарында гомумән юл юк иде. Әлеге һәм Прибрежная, Заречная, Саттаров, Беляев, Миңгәрәев, Васильев урамнарына ремонт ясауга һәм яңа юл салуга җирле бюджеттан 10 миллион сум акча бүленгән. 3 урамга асфальт, калганына вак таш салынган. Эшнең икенче этабында вак фракцияле вак таш җәю каралган. Урсалыда МУП “ГУАД” хезмәткәрләре эшли. Предприятие бер үк вакытта Гадел хөкем йорты янындагы яңа парк төзелешенең дә подрядчысы. Биредә дә тротуар салынды, башка юнәлештәге төзекләндерү эшләре бара.
Ишегалларындагы юлларга да ремонт килеп җиткән. Республикадан каралган 50 миллион сум акчага 30дан артык ишегалды юлын ремонтлау күздә тотыла. Без әлеге исемлеккә эләккән Герцен урамындагы 80 а, б, в йортлары ишегалдында да булдык. Эш кайный. Герцен урамындагы 88 нче йорт ишегалды юлын ремонтлауга “Татнефть” аерым программа буенча 4 миллион сум акча бүлеп биргән. Бу эшләрдән тыш монда балалар мәйданчыгы да кую күздә тотыла. Кыскасы, ишегалды бик матур, төзек булачак.
– Мин биредә 34 ел торам. Юлны ясауларына шатланып бетә алмыйбыз, ул бик начар хәлдә иде. Эскәмияләр дә куйсалар, тагын да рәхмәтле булыр идек, – диде әлеге йортта яшәүче Фатыйма әби.