Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәткә яңа автобуслар һәм троллейбуслар кайтты
2013 елның 12 июне, чәршәмбе
12 июнь көнне шәһәребезнең үзәк мәйданында тантаналы шартларда яңа троллейбуслар һәм автобуслар файдалануга тапшырылды.
Юбилей бүләкләрсез булмый. Әлмәт быел аларны күпләп кабул итә, үзе дә төбәктә яшәүчеләрне күңелле үзгәрешләр, яңалыклар белән сөендереп тора. Менә монысына да шатланмый мөмкин түгел, барысы да заманча, уңайлы. Хәер, кешеләрнең фикере төрлечә, әмма анысы хакында соңрак.
Әлмәттә җәмәгать транспорты начар торышта иде дип әйтеп булмый. Вакытның яшен тизлегендә баруы һәрнәрсәдә чагылыш таба, билгеле. Заманасы белән яңа мөмкинлекләр, уңайлыклар арта, көнләп түгел, сәгатьләп гамәлгә кертелә. Шунысы мөһим, һәммәсен дә берьюлы үзләштереп бетереп булмый. Безгә, әлбәттә, зарлану урынсыз, һаман искечә яшибез, үзгәрешләрне тоймыйбыз дип әйтү гөнаһ булыр иде: нефтьчеләр башкаласы республикада барлык өлкәдә дә алгарыш кичерүчеләр исемлегенең башында ук тора. Чират җәмәгать транспортына да җитте. Болары яңача: автобусларда 2 мониторлы мультимедиа системасы урнаштырылган, шулай ук аларда тауларда йөрү өчен тау тормозы да каралган, троллейбуслар исә инвалидларга хезмәт күрсәтү өчен күчмә пандуслар белән җиһазландырылган, яңа транспорт электр энергиясен 30% ка кадәр экономияләргә дә мөмкинлек бирә. Җитәкчелек аларның табигатькә зыяны аз булуын да билгели. Димәк, Әйләнә-тирә мохитны саклау елында экологик яктан чиста транспортка ия булу да әһәмиятле.
Троллейбус һәм автобусларны федераль программа кысаларында сатып алуга ирешелгән. Моның өчен акча федераль, республика, җирле бюджетлардан һәм предприятиеләр хисабыннан бүленгән. Әлмәт транспорт идарәсе, шулай итеп, 10 троллейбуслы, “Татнефть-ТрансСервис” 12 автобуслы булды. Соңгылары “Татнефть” компаниясе төркеме хезмәткәрләрен вахта белән йөртәчәк һәм ул газ-мотор ягулыгында хәрәкәт итә, димәк, экономияле дигән сүз. Әлмәт транспорт идарәсе җитәкчесе Александр Гурьянов белдергәнчә, предприятие алдагы елда да федераль программада катнашуга исәп тота, шәһәр урамнарына яңа троллейбуслар чыгару “тамырдан үзгәрешнең башы” гына икән. “Татнефть-ТрансСервис” җәмгыяте дә бер урында гына тору яклы түгел – планнарында шундый 90 автобус сатып алу.
Алда саналганнар – Ленин мәйданына бөтен халык хозурына чыгарылган транспорттан тыш та Әлмәткә тагын 27 автобус кайтартылган. Булса була бит бүләк! “АПОПАТ” җәмгыяте үз хисабына шәһәр маршрутлары өчен 7 “НефАЗ” һәм шәһәрара рейслар өчен 20 “HYUNDAI” автобусы сатып алган. Алар озакламый Универсиадага да юл алачак икән әле, шулай ук Сочида узачак кышкы Олимпия уеннарында хезмәт күрсәтерләр дигән ышаныч та бар.
Мәйданга җыелган әлмәтлеләрне юбилей бүләкләренә ия булу белән район башлыгы Мәҗит Салихов тәбрик итте һәм предприятие хезмәткәрләренә яңа транспорт ачкычларын тапшырды. Юлга кузгалганчы аларга Әлмәт яшьләре, атап әйткәндә “Almet Racing Club” автосөючеләр клубы әгъзалары да үзенчәлекле бүләк ясады – Россия флагы төсләре буенча бер сафка тезелгән машиналар Ленин мәйданыннан кузгалып, шәһәр урамнары буйлап узды, җәмәгать транспортына шул рәвешле сәлам юллады.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз