Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Сәхнә түрендә – ак халатлы шәфкать ияләре
2013 елның 11 июне, сишәмбе
Табиб - кешелекнең үзе белән бергә барлыкка килгән иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Тормыш, яшәеш никадәрле генә алга китмәсен, ак халатлы шәфкать ияләренә булган ихтыяҗ кимеми, киресенчә, арта гына бара. Аларның хезмәте аша меңәрләгән тормышлар саклап калына, авырулар кисәтелә, сәламәт булып, сөенеп яшәү мөмкинлеге булдырыла. Һәр елны, июнь аеның өченче якшәмбесе Россия күләмендә медицина хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә хезмәт куючылар 11 июнь көнне Әлмәт драма театрына җыелды. Табибларны һәм шәфкать туташларын район башлыгы Мәҗит Салихов тәбрикләде.
Ул әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәте никадәрле авыр, җаваплы һәм кирәкле булуын ассызыклап, әлеге минутларда да хезмәт постларында кешеләрнең сәламәтлеген яхшыртуга хезмәт итүчеләргә ихтирамын белдерде.
Әлмәттә 16 шәһәр һәм республика сәламәтлек саклау учреждениеләренең филиаллары исәпләнә, аларда 2983 кеше эшли, шуларның 508е табиблар. Федераль һәм республика җирлегендә эшләп килүче программалар, “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән күп кенә хастаханәләрне, авыллардагы фельдшер–акушерлык пунктлары, табиблык амбулаторияләрен бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп төзекләндерергә һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек тудырды. Бу бер яктан әлеге учреждениеләрдә хезмәт куючыларның эш шартларын яхшырту булса, икенче яктан килгән халыкка күбрәк уңайлыклар тудыру, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыруга этәргеч», - дип билгеләп узды Мәҗит Хаҗипович. Министрлык, “Татнефть” ААҖ һәм муниципалитет арасында төзелгән өч яклы килешү нигезендә, “Яшьлек” микрорайонында “Сезнең гаилә докторы” дип аталучы үзәк хастаханә филиалы ачылу турында без инде язган идек. Район башлыгы сүзләренә караганда, юбилейлар елында шушындый ук бүләк “Көнбатыш капка” микрорайонында яшәүчеләр өчен дә булдырылачак. Тантана башкарма комитет һәм Советның Мактау грамоталарын тапшыру белән дәвам итте.
Әлмәт - медицинадагы уникаль һәм катлаулы технологияләргә нигезләнеп, фән һәм техниканы кулланып бөтен Татарстан халкына югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүче табиблар шәһәре дисәк тә ялгышмабыз. “Татнефть” ААҖ медицина частендә иң катлаулылардан саналган 1449 операция уздырылган, тарихта беренче тапкыр 2012 елда йөрәккә һәм аорталарга гибрид операция ясалган.
2012 елда Перинаталь үзәк урнашкан балалар шәһәр хастаханәсе “РФ иң яхшы бала тудыру йортлары -2012” Милли бәйгесендә лауреат дипломына лаек булды. Учреждениенең баш табибы Лидия Исмәгыйловага район башлыгы телевизор тапшырды. “Очрашу вакытында булачак әниләр шундый теләк белдергәннәр иде, без аны үтәдек. Телевизор соңгы һәм файдалы яңалыкларны гына җиткереп торсын,” - диде ул баш табибка бүләкне тапшырганда.
Район башкарма комитет җитәкчесенең Сәламәтлек саклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин ял, бәйрәмнәрне белми, халык сәламәтлеге сагында торган хезмәттәшләренә кайнар тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Учреждениеләренең материаль-техник базасын ныгыту, югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү кебек, башка регионнарда көнүзәк булып саналган мәсьәләләрнең һәрвакыт нефтьчеләр, район җитәкчелеге белән берлектә хәл ителүенә басым ясады. Бүләкләүләр вакытында сәхнәгә беренчеләрдән булып 3 нче поликлиника табибы, травматолог Альберт Нуришанов күтәрелде. Аның хезмәтләре Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.
ТР Дәүләт Советы депутаты, Әлмәт хатын –кызлар оешмасы рәисе Гүзәл Еремеева үзенең чыгышында: “Сез кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртасыз, гомерләрен саклап каласыз. Депутат эшчәнлеге вакытында дәвалау учреждениеләре хезмәтеннән канәгатьсезлек белдергән бер генә гариза да кермәде, бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтәләр,”- дип ассызыклап узды ул. Әниләргә, бәбиләргә тагы да уңайлырак булсын өчен шәһәр бала тудыру йортының акушерлык бүлегенә кондиционер бүләк итте.
Бәйрәмдә республикакүләм уздырыла торган “Ак чәчәкләр” бәйгесендә катнашучылар да сәхнәгә чакырылды. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм коллективның үз артистлары, район һәм шәһәрнең сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды.
Фәрдия ХӘСӘНОВА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз