28 февральдә Әлмәттә район Советының чираттан тыш берләштерелгән сессиясе һәм видеоконференцэлемтә режимында шәһәр Советы утырышы булды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә узган сессия эшендә шәһәр прокуроры, шәһәр суды рәисе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге башлыгы, Совет, Башкарма комитетның җитәкче составы, палаталар рәисләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.